23 март көнне Кече Шыңар мәдәният йорты янында шаулап-гөрләп Нәүрүз бәйрәме үткәрелде.. Бу көнне теләгән һәркем кайнар ботка,ачык һавада пешерелгән коймак,кайнар хуш исле чәйдән авыз итә алды. Бәйрәмдә балалар да, өлкәннәр дә актив катнашты. Балалар уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар, ә аларның әти-әниләре-аларны хупладылар һәм дәртләндерделәр. Балалар аркан тартуда көч сынаштылар, шулай ук халык уеннарында да рәхәтләнеп катнаштылар. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмнең иң кечкенә кунаклары үз куллары белән эшләнмәләр ясадылар. Нәүрүзбикә барлык халыкны сәламләде, бәйрәм белән котлады муллык, тынычлык һәм иминлек теләде. Нәүрүзбикә белән очрашудан соң балалар халык җырларын башкардылар, табигать матурлыгына, мәхәббәткә дан җырлаучы шигырьләр укыдылар