«Татар моңы мәңге яңар» III Халыкара фестиваль-конкурсы

2025 елның 22 марты, шимбә

22 март көнне Нократ Аланы шәһәренең «Җиңү мәдәният сарае» концертлар залында «Татар моңы мәңге яңар» III Халыкара фестиваль-конкурсы узды. Конкурсның максаты-татар халкының традицион мәдәниятен саклау һәм үстерү. Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Акварель» халык бию төркеме «Милли әхән» татар халык биюе номинациясе буенча конкурста катнашты. Коллективта катнашучылар диплом белән бүләкләнделәр. Бүләкләү җылы һәм дустанә атмосферада узды, бу коллективның рухын күтәрүгә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International