Өстәл уеннары

2025 елның 23 марты, якшәмбе

Өстәл уеннары - эрудицияне үстерү, сүзлек запасын тулыландыру, логик фикерләүне яхшырту, күңелле ял итү өчен менә дигән ысул. Әмма иң мөһиме, өстәл уеннары - ул аралашу. Мондый уеннарның теләсә кайсысы кызыклы вакыт үткәрү, якты хисләр бүләк итә. Бүген Өтернәс авыл клубында өстәл уеннары тарихы турында әңгәмә үткәрелде, филиал мөдире үзенең балачак өстәл уеннары турындагы хатирәләре белән уртаклашты һәм кызыклы уеннар сайлап, аларның кагыйдәләрен ачыкларга булышты. Балалар шашка, балалар доминосы, «бродилка», «Словодел», "Уно", "твист" уеннарын бик теләп уйнадылар һәм яхшы кәефтән тыш, яңа белемнәр дә алдылар, яхшы кәеф та алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International