“Урман - байлык һәм матурлык”- Урман көненә карата экологик сәгать

2025 елның 21 марты, җомга

21 мартта дөньяда Халыкара урман көне билгеләп үтелә, ул 1971 елда нигезләнгән һәм шул вакыттан бирле ел саен билгеләп үтелә. Бөтендөнья урман көне экология проблемаларына багышланган, бу дата кешелек дөньясына планетада урманның мөһимлеге турында искә төшерергә һәм киләчәк турында тагын бер кат уйланырга мөмкинлек бирә.

  20 март көнне Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Урман - байлык һәм матурлык” дигән экология сәгате үткәрелде. Мәдәният йорты  җитәкчесе  урманнарны саклауның мөһимлеге һәм дөрес файдалануның кирәклеге турында сөйләде. Чарадан балалар урманнарның планетаның "үпкәсе" булуын белделәр, чөнки һаваны чистартырга һәм кислород эшләп чыгарырга ярдәм итәләр. Урман - күп кенә хайваннар һәм кошлар өчен йорт ул, урманнар булмаса - алар да һәлак булачак. Урманнарны   юкка чыгару безнең планета климатында кире кайтмаслык үзгәрешләргә китерергә мөмкин.

Чара викторина формасында узды, анда балаларга сорауларга һәм биремнәргә җавап бирергә кирәк иде. “Урман -безнең байлык” дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Тэги: Бигәнәй
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International