"Сәйлән" - күңел ачу программасы

2025 елның 13 марты, пәнҗешәмбе

 13 март көнне Лесхоз мәдәният йортында "Сәйлән" балалар театр түгәрәгенә йөрүчеләр өчен концертта уңышлы чыгыш ясау уңаеннан күңел ачу программасы үткәрелде. Бу клуб берләшмәсе күптән түгел генә үз эшчәнлеген башлап җибәде һәм аңа 3 яшьтән 12 яшькә кадәрге балалар бик теләп йөри. Балалар өчен кызыклы уеннар, лотерея һәм чәй эчү оештырылды. Чара башында түгәрәк җитәкчесе Г.Зиннәтуллина үз укучыларын премьера белән котлады һәм киләчәккә планнары белән уртаклашты. Балалар бу көнне рәхәтләнеп ял иттеләр, аралаштылар, тагын да ныграк якынлаштылар, бердәм команда булуның мөһимлеген тойдылар. Шулай итеп, чара җылы, дустанә шартларда узды, балаларга бик күп уңай хис-кичерешләр бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International