Быел илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Җиңү совет халкына кыйммәткә төште. Шуңа күрә Россия гражданнарының, бигрәк тә яшь буынның, үз илебез тарихын өйрәнүе һәм төрле вакытта Ватаныбызны саклаган геройлар истәлеген саклавы бик мөһим.
Тенеки авыл клубында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тематик почмак ясалды. Бу почмак әлеге истәлекле датаның мөһимлеген искә төшерү, халкыбызның героик үткәне турындагы истәлекне саклау һәм үсеп килүче буында тарихка хөрмәт тәрбияләү өчен булдырылган. Анда Бөек Ватан сугышы сәбәпләре, төп этаплар, 9 Май бәйрәме һәм әлеге дата белән бәйле төп символлар турында мәгълүмат бирелгән.
Шулай ук почмакта фотогалерея һәм Бөек Ватан сугышы якташлары, Әфган һәм Чечен сугышлары, СВО катнашучысы турында мәгълүмат урнаштырылган.
Хәтерлибез, кайгырабыз, горурланабыз, хөрмәт итәбез! / почмак тулылана/