«23+8»-бәйрәм концерты

2025 елның 3 марты, дүшәмбе

2 март көнне Чабья-Чурчино авыл клубы үзешчәннәре Язлы Арташ клубында берьюлы ике вакыйга - Ватанны саклаучылар көне һәм Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан «23+8» символик исемле   бәйрәм концертында катнаштылар. Программаның беренче өлеше Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде. Сәхнәдән ир-атлар адресына җылы котлаулар, патриотик җырлар яңгырады, сугыш биюләре күрсәтелде. Концертның икенче өлеше Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган иде. Концертны алып баручылар гүзәл затларга карата бик күп җылы сүзләр әйттеләр, хатын-кызларга шатлык, матурлык, мәхәббәт, камиллек һәм яхшы кәеф теләделәр. Җылылык һәм мәхәббәт белән сугарылган программаның һәр номеры кабатланмас шатлык, соклану һәм бәхет хисе бүләк итте. Мәхәббәт, яз, наз атмосферасы, гадәттәгечә, сәламәтлек, иминлек, язгы тыныч күк йөзе һәм иң изге теләкләр белән сугарылган концерт программасы тәмамлангач та, тамашачылар артистларны ташлап китмәде.Тамашачылар концертта катнашучыларга һәм оештыручыларга бик рәхмәтле иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International