Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Ягез әле, егетләр" конкурс-уен программасы

2025 елның 23 феврале, якшәмбе

    22 февральдә, «Ватанны саклаучылар көне» дип аталган бәйрәм алдыннан,Чабья-Чурчи авыл клубына хәрби хезмәт үткән авылдашла җыелды. Авыл клубы мөдире Шиһабиев Р.Р. егетләргә "Ягез эле, егетләр" конкурс программасында катнашырга тәкъдим итте. Яшьләребезнең иң яхшы вәкилләре ризалашты. Конкурста 2 команда катнашты: 1 – "Бөркетләр"; 2 – "Батырлар". Ә конкурсларны бик гадел һәм яхшы жюри бәяләде.  

    Бәйрәм чарасына «Иң яхшы шеф-повар», «Иң яхшы татар теле белгече», «Иң яхшы төзүче», «Иң кыю егетләр», «Иң яхшы чәчтараш», «Иң яхшы рәссам» һ. б. конкурслар үткәрелде. Егетләргә шулай ук чыдамлыкларын тикшерергә тәкъдим ителде. Егетләр чираттагы конкурска әзерләнгәндә, җырлар һәм шигырьләр яңгырады.Чарада катнашучыларга бүләкләр алуда ярдәм иткәне өчен иганәчеләргә рәхмәт әйтәсе килә.                  Жюри әгъзалары өчен җиңүчене сайлау җиңел булмады һәм, очколар саналганнан соң, дуслык җиңде.  Һәр катнашучыга  бүләк  алу өчен сертификатлар тапшырылды

   Чара азагында дискотека үткәрелдеБәйрәм чарасыннан барысы да канәгать булып кайтып  киттеләр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International