Бүген, 17 февральдә мәдәният бүлеге хезмәткәрләре өчен Казанга Бөек Ватан сугышына багышланган «Җиңү поезды» күчмә күргәзмәсенә экскурсия оештырылды. Күргәзмә ун тематик вагонда урнашкан, аларның һәрберсе Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында сөйли. Бу хәрәкәт итүче поездда дөньяда беренче интерактив экспозиция.Мәдәният бүлеге җитәкчесенә бүгенге тәгәрмәчле күргәзмәне карарга мөмкинлек биргәне өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Әлеге чара һәркемгә ошады, бик кызыклы һәм гыйбрәтле булды.