«Муса Җәлил безнең йөрәкләрдә» - патриотик сәгать

2025 елның 16 феврале, якшәмбе

15 февральдә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 119 ел тулды. Аның батырлык белән сугарылган шигырьләрендә бер буын гына тәрбияләнмәгән. Аның гомере фашистлар кулында фаҗига белән тәмамланса да, шигъри язмышы бәхетле була.

   Бу көнне Чабья-Чурча авыл клубында герой-шагыйрьнең туган көненә багышланган «Муса Җәлил безнең йөрәкләрдә» дигән патриотик сәгать үткәрелде. Балалар шагыйрьнең фронттагы авыр көннәре, фашист төрмәләрендә үткән коточкыч вакытлары, анда Муса Җәлилнең бердәнбер коралы-шигырьләре турында белделәр. Шулай ук балаларга «Көрәшкә бирелгән тормыш»китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Чара барышында «Муса Җәлил - патриот шагыйр» презентациясе дә күрсәтелде. Чара шагыйрьнең шигырьләрен уку белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International