«Әфганстан - безнең хәтер һәм яра» митингы.

2025 елның 14 феврале, җомга

15 февраль - Әфган сугышында катнашучылар өчен үзенчәлекле көн. Бу сугышта Шәйдуллин Фердинанд Харис улы үзенең интернациональ бурычын үтәп батырларча һәлак була. Әлеге вакыйга уңаеннан, Язлы Арташ авыл клубында Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм китапханәсе, Чабья-Чурчи авыл клубы, Ике басу Арташ авыл китапханәсе, шулай ук Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Олы Арташ төп гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 36 ел тулуга багышланган митинг үткәрелде. Әфган сугышы һәм башка локаль хәрби конфликтлар ветераннары чараның мактаулы кунаклары булды. Авыл клубы мөдире Фәттахова и.н. катнашучыларга Фердинандның балачагы һәм яшьлеге ничек узганын сөйләде һәм армия альбомыннан фотосурәтләр, бүләкләр һәм хатлар күрсәтте. Сугыш турында сөйләү авыр, ләкин безнең аны онытырга хакыбыз юк: кайтмаганнар турында да, җаны гарипләнеп кайтканнар турында да. Сугышчы-интернационалистларга, барлык сугышлар ветераннарына, аларның туганнарына һәм якыннарына чын күңелдән тынычлык, сәламәтлек телибез. Үзенең чыгышында Саба район Сугышчан туганлык бүлеге җитәкчесе Әхмәтшин Илшат Зиннурович чыгыш ясады. Бер минут тынлык белән һәлак булган геройларны искә алдылар һәм чәчәкләр салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International