Китап киштәсе янында очрашу

2025 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

 Кечкенәдән үк кешенең бөтен тормышы китап белән тыгыз бәйләнгән. Кызыксынып һәм яратып укый белә торган кеше-бәхетле кеше. Аны бик күп акыллы, яхшы күңелле һәм тугры дуслар чолгап ала. Бу дуслар-китаплар.           Китап һәр кешегә хезмәттә булыша, ул кешеләрне бәладән коткара, тормышны танып белергә өйрәтә. Һәр китап, һәрбер әсәр нинди дә булса яңалык китерә, үзенчә дулкынландыра, тәрбияли.      

 30 январь көнне Чабья-Чурча авыл клубында Олы Нырты китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Китап киштәсе янында очрашу" дигән кичә үткәрелде. Китапханәче Хәсәнова Е.В. яңа китаплар, чарада катнашучыларның яраткан язучыларының басмалары, шулай ук   онытылган кайбер китаплар турында сөйләде, аз билгеле, ләкин лаеклы әсәрләр укырга киңәш итте. Китап укырга яратучыларга патриотик тематикалы әсәрләр һәм тарихи романнар  да тәкъдим ителде. Алар күңелләренә хуш килгән китапларны сайлый алдылар.

  Шулай ук бу чарада Саба үзәкләштерелгән туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Хәсәнов М.М. та катнашты. Ул чарада катнашучыларны Чабья- Чурчи авылы тарихының  авыл кешеләренә аз билгеле булган тарихи  фактлары белән таныштырды.

  Чарадан соң 80 нче еллар дискотекасы уздырылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International