17 ноябрь көнне Түбән Шытсу мәдәният йортында Алсу Гаязетдинованың Тенеки һәм Ю.Алан авыллары үзешчәннәре белән«Мәтрүшкәле чәй» хәйрия спектакле күрсәтелде. Алар репетицияләргә җыелалар, шәхси вакытлары белән исәпләшмичә, ә сәхнәгә чыкканда хәтта профессиональ артистлар кичергән аңлаешлы дулкынлануны җиңәләр, үзешчәннәр турында әйтеп тә торасы юк. Әмма нәтиҗәдә, күңел өчен бу сәхнә бәйрәменә килгән тамашачылар – барысы бергә театрның гаҗәеп дөньясына чума һәм барысы бергә сәхнәдә күрсәтелгән, әмма тормышта да булырга мөмкин булган вакыйгаларны кичерә – һәм моңа халыктан булган талантлы артистлар ярдәмендә ышанасың. Көчле алкышлар, җылы сүзләр, яхшы теләкләр, тамашачылар тарафыннан яңгыраган изге теләкләр без булдыра алдык дигән нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Барлык җыелган акчалар СВОГА ярдәмгә тапшырылды.