Очрашу «Туган ягыбызның тарихын өйрәнәбез”

2024 елның 23 октябре, чәршәмбе

23 октябрь көнне Олы Нырты мәдәният йортында Урта Нырты, Язлы Арташ , Чабья Чурчи авыл клублары мөдирләре  һәм авылыбыз тарихын яхшы белүче авылдашлар белән берлектә “ Туган ягыбыз тарихы”дип исемләнгән очрашу үткәрделәр.Әлеге чараның максаты туган төбәгебезнең тарихын өйрәнү , аны киләчәк буыннарга тапшырып калдыру иде. Очрашуга җирлегебезнең төрле өлкәләрендә эшләгән һәм хәзерге вакытта эшләүче актив кешеләр чакырылды. Алар тарихи мирасны барлауда үз өлешләрен керттеләр.Һәркем бу чарага зур әзерлек белән килде.  Без, үз чиратыбызда, алар сөйләгән мирасны берләштереп, авыл тарихын тулыландыру өстендә эшлиячәкбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International