Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты республиканың ике районында урнашкан дүрт каберлеккә дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасын башлады. Бу каберлекләрне Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектлары реестрына кертү планлаштырыла. Тикшеренүләр үткәрү өчен 12 октябрьдә Олы Нырты авылына тарихи-мәдәни экспертиза хезмәткәрләре — Мартынов М.А. һәм Мартынова Т. А. килде. Завод Нырты авылындагы иске зираттагы XVI гасыр кабере төп тикшеренү объекты булды. Мәдәният йорты мөдире кунакларны каршы алды һәм аларны өйрәнү урынына озатты.