Бәйрәм кичәсе -"Көзләрнең дә була үз яме"

2024 елның 1 октябре, сишәмбе

1 октябрь көнне Олы Нырты мәдәният йортында Чабья Чурчи авыл клубы белән берлектә, өлкәннәр көне уңаеннан-"Бер җылы сүз җитә күңелгә" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булып узды.Бәйрәмгә төрле олкәләрдә эшләп, лаеклы ялга чыккан өлкәннәр җыелган иде.Аларнын гомер юллары төрле елларга туры килгән. Тормышның ачысын- төчесен татыган өлкәннәребез- зур ихтирамга, хөрмәткә лаек кешелэр. Олы Нырты мәдәният йорты, Язлы Арташ авыл клубы мәдәният хезмәткәрләре әлеге чарага  зурлап әзерләнделэр. Авыл җирлеге башлыгы СафаргалиевР.Зның чыгышы, Лесхоз мәктәбе укучыларның, Олы Нырты “Миләшкәй” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар әбиләрен бәйрәм белән котлап ,матур җырлар, биюләр башкаруы бәйрәмне тагын да бизәп җибәрде.  Өлкәннәр үзләре дә әлеге бәйрәмгә җырлар, биюләр, шигырьләр әзерләп алып килгәннәр. Бүгенге бәйрәмдә, аларның мәдәният- сәнгатькә гашыйк кешелэр булулары, тагын бер кат исбатланды.Бүгендә яшьләрчә җитез, үрнәк алар безнең буын өчен. Бәйрәм чәй табыны артында, татар халкыбызның яраткан җырларын жырлап ,бер- берләре белән күрешеп- сөйләшеп, күңел ачулар белән үрелеп барды. Бәйрәм барышында,бүгенге көндә уллары махсус операциядә катнашучы егетләребезнең әниләре дә хөрмәтләнде. Өлкәннәребез әлеге бәйрәмне оештыручыларга изге теләкләрен җиткерделәр. Илләребезнең тыныч, күкләребезнең аяз булуын теләделәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International