23 сентябрьдә сагызның туган көне билгеләп үтелә. Бу көнне Иштуган авыл китапханәсе Иштуган мәдәният йорты белән берлектә «Сагыз көне»дигән чара үткәрделәр. Бу дата сагызның рәсми туган көне булды, гәрчә аның прототиплары күпкә иртәрәк барлыкка килгән булса да. Чәйнәү резинкасы турында безнең эрага кадәр 7-2 гасырларда ук белгәннәр. Археологлар казу эшләре вакытында кеше тешләре эзләре төшерелгән сумала кисәгеннән гыйбарәт булган борынгы сагыз тапкан. Өстәвенә, борынгы греклар гадәттә мастика агачының сумаласын чәйнәгәннәр, майя индеецлары сабадилла агачының каткан суын, ә Көньяк Америка индеецлары хыслы агач сумаласын чәйнәгәннәр. Акрынлап җитештерү технологиясендә үзгәрешләр башлана – сумала урынына сагыз каучук нигезеннән ясала башлый, ул ризыкка кулланганда куркынычсызрак.ХХ гасыр башында галимнәр тикшеренүләр үткәргәннәр, нәтиҗәдә сагыз стрессны җиңәргә, мускулларны йомшартырга мөмкинлек бирүе ачыкланган. Чарада балаларга сагызның барлыкка килү тарихы, «сагыз»ның файдасы һәм зыяны турында сөйләделәр. Балалар шулай ук «Куык», «Кем беренче кабарта», «Спагетти» конкурсларында катнаштылар. Барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр алды.