«Алтын көз» дип исемләнгән рәсем конкурсы.

2024 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Көз - елның иң матур чоры. Көз җитү белән, тылсымчы һәр яфракны акварель белән буяган кебек, дөнья ачык төсләр белән тула. Төсләр үзара үрелеп, матур әкият пейзажлары тудыра. 12 сентябрь көнне Язлы Арташ авыл клубында "Алтын көз" рәсем конкурсы булып узды. Яшь рәссамнар көзге табигатьне төрле халәтләрдә фантазияләгәннәр, сурәтләгәннәр. Балалар табигатьне фломастер, төсле карандашлар белән сурәтләделәр. Катнашучылар үз эшләре белән горурланып сокланалар, картиналар турында бер-берсе белән фикер алышалар. Һәрбер эш тырышлык һәм мәхәббәт белән башкарылган, үзендә җылылык һәм игелек йөртә. Без рәсем конкурсында катнашкан балаларга рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International