"Минем Татарстан"Мәдәният дәресе

2024 елның 30 августы, җомга

30 август көнне Курсабаш авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре "Минем Татарстан"Мәдәният дәресе үткәрделәр. Алар балаларга 30 августта Республика оешу көне - Татарстан Республикасының Дәүләт суверенитеты көне билгеләп үтелүе турында сөйләделәр. Бу көн республиканың төп бәйрәмнәренең берсе булып тора, анда күпмилләтле халык тыныч һәм тату яши. Әңгәмә барышында балалар Татарстанның төп тарихи этаплары турында белемнәрен арттырдылар. Татарстанның милли бәйрәмнәрен искә төшерделәр, халыкларның гореф-гадәтләре, Татарстанның танылган шагыйрьләре һәм язучылары турында сөйләштеләр. Аннары чарада катнашучылар белән Татарстан тарихын һәм мәдәниятен яхшы белү буенча викторина үткәрелде. Ахырда балалар "Республика моя Татарстан"китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китаплар белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International