17 нче август көнне Тенеки авыл клубы модире балалар белән табигатькә экскурсия оештырды. Балалар белән табигать матурлыгы, аңа карата сакчыл мөнәсәбәт кирәклеге турында әңгәмә үткәрде. Авыл клубы мөдире табигать һәм яшелчә бакчаларында адым саен очрый торган үләннәр һәм үсемлекләр турында сөйләде. Балалар безнең төбәкнең байлыгын, туган ягыбызның матурлыгын күрделәр, үсемлекләрне аерырга, танырга өйрәнделәр. Балалар табигать турында табышмаклар чиштеләр, хәрәкәтчән уеннар уйнадылар, истәлеккә фотога төштеләр. Бу чарада мәдәният хезмәткәре балаларга туган табигатьнең бөтен файдасын һәм матурлыгын күрсәтте.