«Авылыбызның гүзәл табигате» -табигатькә экскурсия.

2024 елның 25 августы, якшәмбе

25  нче август көнне  Бигеней мәдәният йорты хезмәткәрләре   балалар белән табигатькә экскурсия оештырдылар. Балалар белән табигать матурлыгы, аңа карата сакчыл мөнәсәбәт кирәклеге турында әңгәмә үткәрделәр. Мәдәният йорты мөдире табигать һәм яшелчә бакчаларында адым саен очрый торган үләннәр һәм үсемлекләр турында  сөйләде. Балалар безнең төбәкнең байлыгын, туган ягыбызның матурлыгын күрделәр, үсемлекләрне аерырга, танырга өйрәнделәр. Балалар табигать турында табышмаклар чиштеләр, хәрәкәтчән уеннар уйнадылар, истәлеккә фотога төштеләр. Бу чарада мәдәният хезмәткәрләре балаларга туган табигатьнең бөтен файдасын һәм матурлыгын күрсәттеләр.

Тэги: Бигәнәй
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International