25 июль көнне Язлы Арташ, Чәбия Чүрчи авыл клублары, Олы Нырты мәдәният йортлары хезмәткәрләре авылдашлары белән "Калатау серләре" туристик маршруты буенча юлга чыктылар. Казан ханлыгының соңгы башкаласы урыны һәм аның тарихы нинди хәлдә, тарихи урыннарны күрү теләге белән. Шуның өчен без Эзмә-Өтернәс авылы янындагы тарихи урыннарга киттек. Кайчандыр анда башкала ролен үтәгән шәһәр булган бит. Безнең маршрут Өтернәс авылы янындагы тау өстенә салынган заманча чаңгы трассасы буенча башланды. Безнең экскурсовод Гыйльфанова сөйләгән тарихи һәм кызыклы вакыйгалар безгә Казан ханлыгы тарихы турында гына түгел, башка бик күп мәгълүмат алырга ярдәм итте. Балалар һәм өлкәннәр мастер-классларда бик теләп катнаштылар. Катнашучыларның барысы да балалар һәм өлкәннәр күргәннәреннән бик канәгать калдылар.