26 июль көнне Курсабаш мәдәният йорты, Өчиле авыл клубы ,Курсабаш китапханәсе хезмәткәрләре балалар белән бергәләп" Калатау серләре"туристик маршруты буенча юлга чыктылар. Казан ханлыгының соңгы башкаласы урыны һәм аның тарихы нинди хәлдә? Тарихи урыннарны күрү теләге. Шуның өчен без Эзмә Отернәс авылы янындагы тарихи урынга киттек. Кайчандыр анда башкала ролен үтәгән шәһәр булган бит.
Безнең маршрут Отернәс авылы янындагы тау өстенә салынган заманча чаңгы трассасыннан башланды. Экскурсовод и.Гыйльфанова сөйләгән тарихи һәм кызыклы вакыйгалар безгә Казан ханлыгы тарихы турында гына түгел, ә башка бик күп мәгълүмат алырга ярдәм итте. Балалар мастер-класста бик теләп катнаштылар. Барлык катнашучылар да бик канәгать калдылар һәм күргәннәре белән сокландылар.