19 июльдә Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсенең үзәк мәйданында Россия Федерациясендә Гаилә елына багышланган «Гаилә – илнең таянычы» район конкурсының этабы узды. Һәр команда-гаилә үзләренең гаилә мавыгулары, традицияләре, гаилә бәйрәмнәре турында сөйләде. Төрле конкурсларда көч сынаштылар, иң яхшы концерт номерларын күрсәттеләр. Ә тамашачылар, кунаклар өчен күптөрле мастер-класслар күрсәтелде. Юлбат һәм Тенеки авыл клублары мөдирләре «Махалля» проекты кысаларында агач әйберләргә рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Теләге булган һәркем мавыктыргыч мастер-класста катнаша, агачка рәсем ясау серләре белән таныша һәм үзләренең иҗади потенциалын ача алды. Бу бәйрәм кичәсендә гаиләләр белән кунакларның катнашуын күрү куанычлы булды.