25 июль көнне Олы Нырты мәдәният йорты Чабья-Чурчи , Язлы Арташ авыл клубы хезмәткәрләре белән берлектә «Калатау серләре» туристик маршруты буенча балалар өчен экскурсия оештырдылар. Экскурсия барышында туристлар Өтерняс авылы тарихы, чаңгы трассасы белән таныштылар, анда егетләр бүген роликларда шөгыльләнә, чаңгы сезонына әзерләнә. Аннан соң кунакларны әкият персонажлары һәм гасырлык тарихы булган әкият геройлары каршы алды. Алар белән балалар кызыклы биремнәр үтәделәр, призлар алдылар. Калатау турындагы тарихи фактларны тыңладык. Катнашучыларга умартачылыкның серләрен белү кызыклы булды. Туристлар «Гаилә агачы» мастер - классында да бик теләп катнаштылар, тәмле коймак, бал һәм самовардан чәй белән сыйландылар . Экскурсия бик кызыклы, белемле һәм файдалы булды. Барлык катнашучылар мәдәният бүлеге җитәкчелегенә, оештыручыларга һәм хезмәттәшләребезгә шундый мавыктыргыч, танып белү программасы өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.