6 июль көнне Яңа Мичән авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Минем йортым, минем гаиләм»дигән тематик сәгать үткәрелде. Очрашуда катнашучылар бәйрәмнең тарихы, гаилә кыйммәтләре, туганнарны һәм якыннарны берләштерүче Изге традицияләрне саклау турында белделәр. Гаилә әһәмияте турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр һәм викторинада катнаштылар. Матур әдәбият тәкъдим ителгән «Минем гаиләм» китап күргәзмәсе белән таныштык. Гаилә турында шигырьләр, хикәяләр укыдык.