"Озын толым" конкурсы

2024 елның 14 июле, якшәмбе

14 июль көнне Яңа Мичән мәдәният йортында кызлар өчен «Озын толым»конкурсы үткәрелде. Конкурс «визит карточкасы»белән башланып китте. Кызлар артистлык белән үзләре һәм мавыгулары турында сөйләделәр. Аннары озын чәчләрдә прическа ясау өстендә «эшләдек", интеллектуаль конкурста ярыштык, чәчне карау кагыйдәләре турында сөйләдек. .Чарада катнашучыларның барысы да зирәклеге, тапкырлыгы, күпкырлы талантлары һәм,әлбәттә, озын матур чәчләре белән сөендерделәр. Кызларга бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International