«Барысы да гаиләдән башлана»дип исемләнгән кич утыру

2024 елның 8 июле, дүшәмбе

8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Ул гаиләнең яклаучылары саналган Изге Петр һәм Феврония Муромскийлар белән бәйле, ә аларның никахы мәхәббәт, никах һәм гармония үрнәге булып тора. Бәйрәм алдыннан Яңа Мичән авыл китапханәсе Яңа Мичән мәдәният йорты һәм Керәнне авылы  белән берлектә «Барысы да гаиләдән башлана»дигән кич утыру үткәрде. Китапханәче Петр белән Феврониянең гадәти булмаган мәхәббәт тарихы, бәйрәмнең чыганагы турында сөйләде, аның символы ромашка белән таныштырдылар, ул борынгы заманнардан мәхәббәт символы булган. «Гаилә - бәхет ачкычы»китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.Язучылар З.Кадыйрова, Г. Галимуллина, Р. Габделхакова һ. б. гаилә тормышына кагылышлы һәм шул ук вакытта искиткеч вакыйгаларны тасвирлаучы китаплардан укучылар яраткан өзекләр укылды. Гаилә темасы буенча шигырьләр уку оештырыла, төрле уеннар уйнала: «лепески ромашки», «Угадайка». Катнашучылар үзләре гаилә традицияләре турында сөйләделәр. Чара чәй эчү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International