16 июльдә Олы Нырты мәдәният йортында «Биибез»исемле балалар дискотекасы узды. Дискотека-иң гаҗәеп һәм искиткеч бәйрәм! Ә балалар өчен дискотека-шатлык, көлү һәм бию ! Бу бик күңелле һәм искиткеч кәеф! Балалар рәхәтләнеп бииләр, төрле хәрәкәтләр ясап заманча хитлар астында яндыралар. Бер генә бәйрәмне дә биюсез күз алдына китереп булмый. Бу чарада катнашучыларны рамкалардан тулысынча азат итә һәм ял иттерә . Ә менә бию өчен мәдәният йортына балалар дискотекасына килү җитә! Ритмик музыка һәм ялкынлы көйләр балаларга тулы ирекне тоярга ярдәм итте; ә ата-аналар бу вакытта өй эшләрен башкара яки балаларына кушыла һәм биюгә керешә ала!