Җәй-искиткеч ,күңелле һәм шатлыклы вакыт, балалар күпчелек вакытларын өйдә, урамда, яшьтәшләре арасында үткәрәләр. Җәйнең күңелсез нәтиҗәләре булмасын өчен, һәр бала ял вакытында гади куркынычсызлык кагыйдәләрен белергә тиеш. 9 июльдә Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Хәвефсез балачак» Бөтенроссия акциясенә кушылдыллар һәм «Хәвефсез җәй!» дигән чара уздырдылар. Балалар белән бергә каникулларда нәрсәгә аерым игътибар бирергә кирәклеге турында сөйләштеләр. Балалар көнкүреш, юл, транспорт, су объектларында үз-үзләрен тоту кагыйдәләре, тере табигать белән куркынычсыз аралашу кагыйдәләре һәм стандарт булмаган ситуацияләрдә беренче ярдәм күрсәтү турында сөйләшүдә актив катнаштылар. Бөҗәк тешләвеннән ничек сакланырга икәнен ачыкладылар. Чарада балалар “Тыела, рөхсәт ителә!, Ашарга яраклы, ашарга ярамаган” уеннарда актив катнаштылар, викториналарда, табышмакларны бик теләп чиштеләр, таныш булмаган кешеләр белән очрашканда төрле ситуацияләр турында фикер алыштылар. Очрашу ахырында катнашучылар Куркынычсыз каникуллар безнең һәрберебезгә һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүгә бәйле дигән нәтиҗәгә килделәр.