"Зур гаилә ял көннәре" - 2024 елда эшли башлаган масштаблы бөтенроссия проекты. Ул Россиядә Гаилә елына багышлана. Проект гаиләнең төрле буыннарын берләштерүгә юнәлдерелгән. Бу гаилә белән бергә вакыт үткәрү, балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләрен ныгытучы яңа традицияләр булдыру өчен бик яхшы мөмкинлек. 7 июльдә Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Бу безнең гаилә»күңел ачу чарасы үткәрде. Барысы да күңелле эстафеталарда бик теләп катнаштылар,футбол,пионербол уйнадылар, балачак уеннарын искә төшерделәр һәм кечкенә пикник оештырдылар. Балалар һәм ата-аналар бик күп уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф зарядлары алдылар. Мондый походлар ата-аналарны, балаларны якынайта, үзара аңлашу атмосферасын булдыру өчен искиткеч мөмкинлек бирә.Бу телевизор, компьютер, планшет һәм телефон экраннарын алыштыру өчен бик яхшы вакыт.Гаилә ял көннәре бөтен гаиләне тагын да берләштерә, хөрмәт, үзара аңлашу, тугрылык һәм мәхәббәт кебек гаилә кыйммәтләре турында уйланырга этәрә. Кыскасы, зур гаилә ял көннәре якты, күңелле һәм кызыклы үтте.