Безнең поселокка этнолог, антрополог, тарих фәннәре кандидаты, КФУ ИМО антропология һәм этнография кафедрасы доценты Гущина Елена Геннадьевна килде. Проект кысаларында экспедиция төркеме Идел буе халыкларының традицион киемнәренең уникаль экспонатларын иллюстрацияле каталогта бастырып чыгару максатыннан республиканың музей фондларын тикшерә.Безнең "Тюрагай" фольклор коллективында катнашучылар Иванова Светлана Семеновна һәм Иванова Валентина Михайловна үз гаиләләрендә сакланган удмурт костюмнарын күрсәттеләр,безнең төбәкләрнең удмурт халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре турында сөйләделәр.