26 июньдә Язлы Арташ авыл клубында "Яшьлек наркотикларга каршы" әңгәмәсе уздырылды. Чара ел саен 26 июньдә билгеләп үтелә торган Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көненә әзерләнде. Катнашучылар белән сәламәтлекне саклау кирәклеге, кеше организмына наркотик матдәләрнең зыяны турында сөйләштек. Аннары яшьләр арасында бильярд буенча турнир оештырылды. Бильярд - вакыт үткәрү генә түгел, ә аны файда белән үткәрү өчен искиткеч чара. Шуңа күрә ярышларда катнашучылар канәгатьлек һәм күтәренкелек алды.