22 июньдә Яңа Мичан мәдәният йорты Мичан авыл китапханәсе белән берлектә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган патриотизм сәгате үткәрде. Сугыш башлану һәм Ватанны саклаучыларның батырлыгы турында сөйләделәр, безнең тормыш, Ватаныбыз, үз нәселләренең якты киләчәге өчен көрәшкән бабаларыбызның батырлыгын истә тоту һәм хөрмәт итүнең мөһимлеген билгеләп үттеләр.. Чарада катнашучыларның барысы да шул коточкыч елларда һәлак булган якташларын бер минут тынлык белән искә алды.