Әңгәмә “ Без наркотикларга каршы”

2024 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

      Үсмерлэр һэм яшьлэр арасында наркоманлыкның таралуы – хэзерге көннең  мөһим проблемаларның берсе. Җәмгыять яшьләрне наркотикларның зарарлы йогынтысыннан коткару эшенә мохтаҗ. Безнең бурыч – алдан искәртә торган мәгълүмәт бирү һәм үсеп килүче буынны бу афәттәт саклап калу. Шул уңайдан 20 июнь көнне Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре, яшь буын өчен “ Без наркотикларга каршы” дигән темага әңгәмә уздырдылар. Әңгәмә барышында  мәдәният йорты хезмәткәрләре– наркотик матдә кулланган яшьләрнең үз – үзләрен тотышы, аның кая алып барганы турында, наркоман тормышының нинди куркыныч гадәт, чир икэнен сөйләделәр.Яшьләрне кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр.  Аларның  бөтенесенә дә сәламәт яшәү рәвеше теләделәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International