19 июньдә Иштуган мәдәният йорты белгечләре балалар бакчасы белән берлектә балалар сабантуе уздырдылар. Мәйданчыкта бәйрәм кәефе тудыручы музыка яңгырады. Чараның кызыклы һәм бай күңел ачу программасы бар иде. Милли уеннар, ярышлар балаларга бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте. «Кашыкта йомырка белән йөгерү», «Чүлмәк вату», «Капчыкларда йөгерү» уеннары, шулай ук «Кем көчлерәк» ярышы күңелле һәм дәртле узды, анда барлык катнашучылар ике төркемгә бүленеп, аркан тарттылар. Чара барлык катнашучыларга җәй буе күтәренкелек һәм яхшы кәеф бирде. Алып баручылар балаларга милли конкурслар үткәрделәр бию осталыкларында күрделәр. Уенда катнашучылар бүләксез калмады.Балалар сабантуе күңелле һәм эчтәлекле үтте.