1 июнь-Халыкара балаларны яклау көне. Бу кояшлы көнне Тнекеевка авыл клубы хезмәткәрләре балалар сабантуе үткәрделәр. Авыл клубы хезмәткәрләре һәм клуб формированиеләре әгъзалары балачак бәйрәмен балаларга озак истә калдырырга тырыштылар. Бу көнне бәйрәм атмосферасы булдырырга һәм балаларны күңелле уеннар, җырлар, биюләр белән сөендерергә тырыштылар. Балалар бик теләп уйнадылар, конкурсларда катнаштылар. Балалар биремнәрне бик яхшы үтәделәр, зирәклек күрсәттеләр. Бер генә бәйрәм дә сюрпризсыз узмый. Бүген дә, бәйрәм ахырында балаларга камыр ризыклары һәм тәм-томнар тәкъдим иттеләр. Бәйрәм шау-шулы һәм күңелле булды. Елмаюлар һәм искиткеч кәеф, һәм, әлбәттә, онытылмаслык тәэсирләр күп иде. Бу күңелле бәйрәм балалар һәм әти-әниләр хәтерендә озакка калачак. Балалар бик күп тәэсирләр алды. Балачакның төп бәйрәме шатлыклы, кыңгыраулы, җылы һәм матур үтте.