29 майда Лесхоз бистәсенең дендрологик бакчасында "Ябалакта кунакта" паркында Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханәсе, Иштуган мәдәният йорты һәм Шәмәрдән китапханәсе белгечләре туристик маршрут уздырдылар . Кукмара районыннан килгән балалар һәм аларның әти-әниләре әкият урманына килделәр, анда алар өчен төрле сынаулар, уеннар һәм мастер-класслар әзерләгән төрле әкият геройлары белән очраштылар. Балалар, шулай ук аларның әти-әниләре бик күп якты һәм онытылмаслык тәэсирләр алдылар һәм бик канәгать калдылар.