«Хәтер бакчасы» халыкара акциясе хәтерне, ил тарихын һәм һәр гаилә тарихын саклау традициясе буларак күзаллана һәм гамәлгә ашырыла. 5 майда Тенеки авыл клубы хезмәткәрләре әлеге акциягә кушылып, авылның Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә куаклар утырттылар. Без бу агачлар, сугыш кырларында һәм тылда һәлак булган миллионлаган корбаннар истәлеген мәңгеләштереп, үсәр дип өметләнәбез.