8 майда Курсабаш авыл китапханәсе, Курсабаш авыл мэдэният йорты, Өчиле авыл клубыТүбән Утар авыл клубы хезмәткәрләре "Хәтер бакчасы"акциясендә катнаштылар. Бу истәлекле көннәрдә ил буенча соңгы гасырның иң канлы сугышында һәлак булган 27 миллион кешенең истәлегенә агачлар утыртыла. Һәр агач тыныч буыннарның Хәтер һәм рәхмәт символы. Утыртылган агач белән без хәзерге һәм киләчәк буыннарны тоташтырабыз мәңге яшәүче батыр ата-бабалар турында истәлек. Агачларның утыртылган үсентеләре - Ватанны саклаучыларның мәңгелеккә киткәннәрен искә төшерүче Яшел һәйкәлләр.