«Кызыл йомырка» дип исемләнгән буялган йомырка җыю.

2024 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

Буялган йомырка җыю - бу бәйрәм татар авылларында язның көтелгән һәм истә калырлык мизгелләренең берсе, буялган йомыркаларны ишегалдында җыю иде. Хуҗалар йомыркаларны кичтән буяганнар, пешергәннәр, конфетлар сатып алганнар. Балалар бу көнне зур бәйрәм кебек көттеләр. Традиция буенча, 1 майда Язлы Арташ выл клубы мөдире балалар белән бергә яхшы традицияне - йомырка җыюны яңарту максатыннан урамга чыктылар. Барысы бергә өйдән-өйгә актив кереп, буялган йомырка һәм тәм-томнар җыялар. Йөзләрендә елмаю, күңелендә шатлык. Вәзилә апа балаларны һәм өлкәннәрне тәмле коймаклар һәм татлы чәй белән сыйлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International