2 мартта Корсабаш мәдәният йорты хезмәткәрләре Өчиле авыл клубы һәм Түбән Утар авыл клубы, китапханә һәм сәнгать үзешчәнлегендә катнашучылар белән берлектә "Буыннар тарихы-гаилә ядкэре" дип исемләнгән Шәҗәрә фестивалендә катнаштылар. Фестивальдә Мөбарәкшиннар гаиләсен тәкъдим иттеләр . Гаилә архивларыннан әби -бабалардан калган көнкүреш әйберләреннән күргәзмә әзерләнгән. Сәхнәдә чыгыш ясау дәвам итә, анда катнашучылар Шәҗәрә тарихын ачарга тырышалар.