Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Әниләр көнен билгеләп үтү традициягә әверелде. Бу көнне ана хезмәтенә һәм үз балаларының файдасы өчен аналарның риясыз корбанына хөрмәт күрсәтү гадәти хәл. Бу мәңгелек бәйрәм дип бәхәсләшеп булмый. Буыннан — буынга һәр кеше өчен әни-тормышның иң төп кешесе. Әни булып, хатын-кыз үзендә иң яхшы сыйфатларны ача: игелек, мәхәббәт, кайгырту һәм сабырлык. Әниләр көне-җылы, йөрәккә якын бәйрәм. Әниләргә күпме яхшы сүзләр әйтелсә дә, алар әз булыр төсле. Һәм бу матур көнне, 26 ноябрьдә, Тенеки авыл клубы сәхнәсендә театр коллективы х.Таулыкайның "Матрүшкәле чәй" спектаклен тәкъдим итте. Тенеки һәм Ю. Алан үзешчән актерларның тирән эчтәлекле уйнавы залда утыручыларны уйланырга мәҗбүр итте, ә зал тамашачылар белән тулы иде. Артистларга туганнары, дуслары, хезмәттәшләре ярдәмгә килде. Спектакль ахырында тамашачылар басып алкышладылар, ә күпләрнең күз яшьләре бар иде. Бу спектакльнең уңышлы булуын күрсәтә.