4 ноябрьдә Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Бу көн хәзерге Россиянең дәүләт бәйрәмнәре арасында аерым урын алып тора. Халыклар бердәмлеге көне-балалар кечкенәдән белергә тиеш бәйрәм. Хәзерге Халыклар бердәмлеге көне-кешеләрне мөһим тарихи вакыйгаларны искә төшерергә генә түгел, ә күпмилләтле ил гражданнарына бердәмлекнең мөһимлеген дә искә төшерергә чакыручы бәйрәм. Чөнки бер юнәлештә хәрәкәт иткәндә генә авырлыкларны җиңеп, киртәләрне җиңеп була, бигрәк тә безнең көннәрдә. Балаларда Россия тарихы, аның героик үткәне турында күзаллаулар формалаштыру максатыннан, шулай ук Россиядә яшәүче халыклар турында балаларның күзаллауларын киңәйтү максатыннан, Тенеки авыл клубында китапханәче белән берлектә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чара уздырылды»
Туган илебезнең төрле почмакларына сәяхәт итеп үткәрелгән чара барышында балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, ата-бабаларыбызның Ватан бәйсезлеге хакына башкарган батырлыклары белән таныштылар. Катнашучылар илебезнең никадәр зур, матур һәм ресурсларга бай булуын белделәр. Россиянең тарихи үткәне турында белдек, дәүләт символлары турында белемнәрне ныгыттык. Балалар безнең илдә яшәүче халыклар, милли костюмнар, гореф-гадәтләр, уеннар, кухнялар һ. б. белән таныштылар. Россиянең көче илдә төрле милләт кешеләренең тату яшәвендә һәм аларның барысы да үз Ватанын-Россияне бертигез яраталар. Чара ахырында "Әдәби алан" проекты өстендә эшләделәр һәм җавапларны дәфтәрләргә яздылар.