«Минем яшем, минем - байлыгым»

2023 елның 2 октябре, дүшәмбе

2 октябрь көнне Өлкәннәр көне уңаеннан, «Минем яшем, минем - байлыгым» дип исемләнгән чара Пүкәл авыл клубында уздырылды. Өлкән буынны котлап Өтернәс авыл клубы һәм Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре матур теләкләрне җырларга урап бүләк иттеләр, уеннар оештырдылар, иң җылы теләкләрен юлладылар. Чара барышында үткәндә калган яшьлек еллары да искә алынды, ретро җырлар да җырланылды, тормыш дәвамында булган кызыклы хәлләр дә сөйләнелде. Чәй табыны янында чарада катнашучылар аралашып узара хәлләр белештеләр. Бәйрәм ахырында өлкәннәр бик ошатып, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International