«Балалар бәйрәме» конкурс — уен программасы

2023 елның 27 июне, сишәмбе

Җәй-балаларның  иң яраткан ел фасылы. Җәй көне иң озын каникуллар: кояш, яктылык һәм җылылык диңгезләре. Һәр җәй ай саен якты истәлекләр бүләк итә, җылы кояш нурларында коенып, төрле җиләк-җимешләр белән куандыра. Уеннар, маҗаралар, якты тәэсирләр вакыты, әмма каникуллар күп булмый... 27 июнь көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханә һәм Тенеки авыл клубы хезмәткәрләре балалар өчен «Балалар бәйрәме» конкурс — уен программасын уздырдылар. Балалар искиткеч җәйге көнне бергә үткәрергә, аралашырга, уйнарга һәм "Күбекле кичә"формасында туган көн үткәрергә җыелдылар.  

 Чара барышында балалар сынаулы күңелле уеннарда ,бию конкурсларында  катнаштылар, хәйләкәр табышмакларга һәм биремнәргә җавап бирделәр. Чара туган көн торты белән чәй эчеп тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International