Сабантуй - иң яраткан һәм көтелгән халык бәйрәме. Бу күңелле бәйрәмдә милли җырлар һәм биюләр, шаян конкурслар һәм спорт ярышлары тынмый. Ел саен мәдәният хезмәткәрләре районныбызның "Сабантуй" бәйрәмендә катнашалар. 10 июнь көнне Юлбат, Сатыш, Олы Нырты, Килдебәк мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләреннән, Тенеки, Сулә, Түбән Симет авыл клубы мөдирләреннән торган “Дуслык” фольклор ансамбле кунакларны күңелле татар халык җырлары белән каршы алдылар. Коллектив “Мастер-класслар” зонасы мәйданчыгында фольклор җырлары белән чыгыш ясады. Килгән кунакларны үзләренең халык уеннарына, Сабантуй, Бирнә җыю, халык бәйрәмнәре традицияләрен тәкъдим итүче җырлар белән биюләргә җәлеп итте.