«Сәламәтлек өчен 100 киңәш " - сәламәтлек сәгате

2023 елның 17 июне, шимбә

 

17 июнь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре зарарлы гадәтләрне кисәтүгә багышланган «Сәламәтлек өчен 100 киңәш " дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үткәрделәр. Очрашуда балалар :нәрсә ул гадәт, нинди гадәтләр файдалы булып санала, ә нинди сәламәт булырга комачаулый икәнен белделәр. Әңгәмәдә кызлар һәм малайлар начар гадәтләрнең барлыкка килү сәбәпләре һәм нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. «Син каршы тора  аласыңмы?» исемле әңгәмә барышында чарада катнашкан һәр кеше үз ихтыярының ни дәрәҗәдә көчле булуы, аның үз теләкләре белән идарә итә белүе һәм сәламәтлеккә зыян китерүче гадәтләрдән баш тарта ала алулары  турында сөйләделәр. Сәламәтлек темасы буенча файдалы киңәшләр һәм викторина сораулары яңгырады. Балаларны яхшылыкка, гаделлеккә һәм җаваплылыкка өйрәтүче әкиятләр, шигырьләр һәм гыйбрәтле хикәяләр укылды. Яшерен мәгънәле әсәрләр уку-балаларга тәрбия бирүнең бер өлеше. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International