Юлбат авыл җирлегендә «Сабантуй-2023» бәйрәме

2023 елның 11 июне, якшәмбе

Сабан туе – халкыбызның гасырлар буена яшәп килгән гореф-гадәтләрен,  әхлакый кагыйдәләрен, йолаларын, халкыбызның рухи байлыгын саклап килгән милли бәйрәме.

       11 июнь көнне Юлбат авыл җирлегендә «Сабантуй-2023» бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм Юлбат авыл мәдәният, китапханәче , Йосыф–Алан һәм Тенеки авыл клублары хезмәткәрләре , авыл җирлеге үзешчәннәре белән берлектә әзерләнгән концерт программасы белән башланып китте. 

  Бәйрәм авыл хәзрәте Төхбәтуллин Фаил Данил улы тарафыннан Коръән аятьләрен укудан башланды, котлау сүзләре белән авыл җирлеге башлыгы Шәмсиев Т.Р., район вәкиле Мөхетдинов Ирек Исмәгыйль улы, Саба газ ЭПУ җитәкчесе һәм "Юлбат АХП "ҖЧҖ җитәкчесе Садыйков Айнур Рафаиль улы чыгыш ясады.Тантаналы өлештә язгы кыр эшләрендә югары нәтиҗәләргә ирешкән алдынгыларга бүләкләр, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырылды. Бәйрәм программасын Фәрит Таишев һәм Ландыш Нигъмәтҗанова үзләренең бай концерт программасы белән тулыландырдылар.

 Сабантуйда күңелле җырлар , биюләр, көч һәм җитезлек ярышлары булды. Һәрбер кеше үз күңеленә хуш килгән мавыгу таба алды. Зур аудиторияне үз тирәсенә спорт мәйданчыклары җыйды. Ә иң күңелле тамаша, әлбәттә, «Татарча көрәш » милли көрәше, ул күпләрне майдан үзәгендә берләштерде. Батырларның мавыктыргыч көрәшләре сөйкемлелеге һәм көрәшче рухы белән аерылып тора.

Авылдашлар һәм кунаклар әлеге бәйрәмдә катнашып бүләкләр алдылар. Сабантуй күңелле, киң колач белән узды һәм хәзер барысы да киләсе елда мондый бәйрәмне түземсезлек белән көтәчәк. Сабан туе барыбызга да иң якты, онытылмас хис-кичерешләр бүләк итте дип өметләнәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International