5 июнь - Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көне. Бу көн, планетаның һәр кешесенә киләчәк буыннар өчен аның матурлыгы, байлыклары белән ләззәтләнергә һәм боларның барысын да бәяләргә тырышуы турында уйланырга кирәк.Кеше табигатьнең бер өлеше, шуңа күрә без барыбызга да үзебезне әйләндереп алган һәр нәрсәгә тулысынча бәйле булуыбызны аңлау бик мөһим: һава, җир, су, урман.
7 июнь көнне Юлбат мәдәният йорты ,китапханә хезмәткәрләре авыл фельдшеры һәм «Хыял» мәктәп яны лагере белән берлектә табигатьтә , Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көне уңаеннан «Табигатьне саклыйк» - экологик сәгать үткәрделәр. Катнашучылар «Экология нәрсә ул һәм ни өчен ул кирәк? " дигән темага фикер алыштылар, үзләрен әйләнә-тирә дөньяны һәм табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен яхшы белүләрен күрсәтеп үттеләр. «Табигатьтә үзеңне ничек тотарга», «Кызыл китапка нинди үсемлекләр , хайваннар кертелгән» турында да фикер алыштылар.Дару үләннәрен һәм нинди үләннәр агулы икәнен танырга өйрәнделәр. Чара ахырында «Барысын да белергә телим!» исемле экологик уен-викторинада актив катнаштылар.